«Ленинград. Авыр сынау көннәре» Батырлык сәгате (12+)

25 һәм 28 гыйнварда 22 нче санлы китапханәдә урта сыйныф укучылары өчен «Ленинград. Авыр сынау көннәре» дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Чара Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багышлана.

IMG_6202
IMG_6207
IMG_6218
IMG_6224

Бөек Ватан сугышы елларында басып алучы фашистлардан Ленинград каласын саклау – тарихта аңа кадәр очрамаган бер каһарманлыктыр.

Ленинград блокадасы турында дистәләгән китаплар язылган, бик күп документлар басылып чыккан, документаль һәм нәфис фильмнар төшерелгән. Шулай да бу тема әле күпләрдә кызыксыну уята.  Дәрес вакытында укучылар халык ополчениесе, саклагыч чикләр төзү, бомбага тоту, сату карточкалары, блокаданы өзәргә талпынулар (Синявин операциясе, Любан операциясе), «Искра» операциясе, «Невский пятачок» плацдармы, шулай ук Тормыш юлы турында мәгълүмат алды. Китапханәче чыгышыннан балалар буржуйка, метроном, блокада икмәге турында кызыклы фактлар, камалышта калган шәһәрдә футбол матчлары узу, китапханәләр, театр, радио, мәктәп һәм заводлар эшләвен дәвам итүе хакында белде.

Чара презентация белән үрелеп барды. Аны ярдәмендә укучылар Ленинград блокадасы каһарманнары, чолганышта калган шәһәрдә яшәгән язучы һәм шагыйрьләр белән танышты. Шулай ук укучылар игътибарына блокада башлану һәм аны өзү, ачлык-ялангачлык, сусыз интегү, суыклар, радиода «Дошман уратып алган Ленинград тавышы» дигән исем алган Ольга Берггольц чыгышы турында хәрби кинохроникадан өзекләр тәкъдим ителде.

Чара азагында катнашучылар Д.Д. Шостаковичның «Җиденче (Ленинград) симфониясе»ннән өзек тыңлады һәм «Ленинград – батырлык һәм чыдамлылык символы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: