Шагыйрә З. Гиппиус иҗаты буенча кичә-портрет (16+)

20 декабрь көнне 6 нчы санлы китапханәдә, өлкән сыйныф укучылары өчен узган кичә-портретта, рус классик музыкасы астында күркәм шагыйрә Зинаида Гиппиусның шигырьләре укылды.

Балаларга тәкъдим ителгән презентация шагыйрәнең әдәби танылу алуның югары үрләренә илткән катлаулы юлын күрсәтте. «Минем урамнарым…» видеофильмыннан өзек авторның яшьлеге белән бәйле урыннар белән таныштырды. Укучыларның игътибарын җәлеп иткән иллюстрацияле китап күргәзмәсендә Зинаида Николаевна Гиппиусның иҗади мирасы һәм аның тормыш юлы, иҗаты турында әдәбият тәкъдим ителде.

З.Гиппиус төрле жанрларда иҗат итә, әмма, беренче чиратта, ул – XX гасырның иң абруйлы шагыйрь һәм шәхесләренең берсе. Аның үзенчәлекле шәхесе иҗат җимешләрендә чагылыш таба һәм, ахырда авторы күрсәтелмәгән хәлдә дә, шигырьләрен танылдыра.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: