«Мине үзең белән ал» Яңа китаплар (6+)

Мәктәп каникуллары вакытында 10 нчы санлы китапханә яшь китап сөюче дусларын яңа китапларны тәкъдир итү чарасына чакырды. Яңа табадан төшкән, әле типография буявы исе дә бетеп җитмәгән матур китаплар беркемне дә битараф калдырмады – куллар аларга таба үзеннән-үзе сузылды, шул минутта ук китапны укып чыгасы килү теләге туды. «Приключения волшебных зверят», «Волшебные крылышки», «Добрые истории о зверятах», «Самая плохая ведьма» берсеннән-берсе кызыклы китаплар сериясе балаларны аеруча үзенә җәлеп итте.

Укучылар хәзерге заманның танылган композиторы һәм музыканты Максим Фадеевның «Вирусы» һәм «иронияле детектив»лар авторы Дарья Донцованың «Волшебный эликсир» китапларыннан өзекләрне бик теләп тыңлады.

Чараны дәвам итеп, балаларга әкияти мини-викторинаның четерекле сорауларына җавап бирергә тәкъдим ителде.

Очрашу азагында яшь китап сөючеләр өйләрендә укыр өчен китаплар сайлап алды. Теләге булганнар китапханәгә язылып, безнең яңа укучыларыбыз булды.

Поделиться: