«Хокук турында белергә һәркемнең хакы бар» Брейн-ринг (12+)

IMG-20191018-WA0009
IMG-20191018-WA0005
IMG-20191018-WA0002
IMG-20191018-WA0003
IMG-20191018-WA0001

18 октябрь көнне 17 нче санлы китапханә урта сыйныф укучылары арасында балаларда хокук культурасы тәрбияләүгә юнәлтелгән «Хокук турында белергә һәркемнең хакы бар» исемле брейн-ринг оештырды.

Уенда өч команда катнашты. Алар тапкырлыкта һәм зирәклектә, шулай ук хәзерге заман җәмгыятендә үз хокукларын белү буенча ярышты. Беренче раундта командалар әкият персонажларының гамәлләрен анализларга һәм аларның хокуклары бозылу мөмкинлекләрен белергә тиеш булды. Киләсе раундтагы сорауларны балалар тиз җиңеп чыкты. Анда катнашучылар хокук бозылуларны төрле өлкәләргә аерды. Канун буенча 16 яшьлек гражданин ата-ана ризалыгыннан башка да башкару хокукына ия булган эшләрне сайлау раунды укучыларга аеруча ошады. Йомгаклау этабындагы «Анаграмма» уенында балалар тәртипсез рәвештә ятучы хәрефләрдән юридик өлкәгә караган сүзләрне җыйды. Бу биремне дә укучылар яхшы башкарып чыкты.

Ярышлар әйтеп бетергесез хис-кичерешләр белән үрелеп барды, җитди акыл көрәше үзенә бер күңеллелек һәм уен-көлке тудырды. Дөрес җаваплар өчен командалар жетоннар алды. Катнашучыларның барысы да хокук өлкәсендәге белемнәрен күрсәтергә тырышты, әмма икенче команда иң көчлеләрдән булып чыкты.

Чара азагында алып баручы барысына да үз хокукларын һәм вазифаларын истә тотарга киңәш бирде. Һәм, әлбәттә, башкаларның да хокукларын хөрмәт итүләрен теләп калды. Чара «Сезнең хокуклар, Балалар» исемле китапларга күзәтү ясау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: