«Кул эшендә күңел бизәкләре» Иҗат кичәсе (12+)     

25 октябрь көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» клубында «Кул эшендә күңел бизәкләре» исемле иҗади кичә узды. Клуб әгъзалары белән очрашуга ташлардан һәм сәйләннән хатын-кыз бизәнү әйберләре ясау остасы Алинә Талипова килде. Ул үзе һәм иҗади эшчәнлеге турында сөйләде.

IMG_20191025_181229
IMG_20191025_175358
IMG_20191025_180216

Чигү эше Алинәнең кул эшләре арасында аерым урын алып тора. Остабикәнең кул җылысы һәм күңел бизәкләре кушып ясалган әлеге матурлык менә дигән сувенир яисә бүләк була ала. Алинә ташлар белән ике елдан артык эшли. Аның эшләре Инстаграмм, Вконтакте социаль челтәрләрендә, Осталар ярминкәсе интернет сайтында тәкъдим ителә. Ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә мастер-класслар үткәрә. Үзенчәлекле кул эшләре һәм бизәнү әйберләреннән торган күргәзмә белән таныштырып һәм сәйлән үрүнең килеп чыгу тарихына кереп чумып, кунагыбыз кабатланмас фантазия һәм матурлыкны чагылдыручы хатын-кыз бизәнү әйберләрен кечкенә генә сәйләннәрдән тезеп ясау серләре белән уртаклашты.

Фетрдан хатын-кыз брошкасын ясау буенча «Көз» дип исемләнгән мастер-класс катнашучыларның барысына да ошады. Күпмедер вакытка булса да остабикәләргә әйләнгән клублылар зур кызыксыну белән тыңлап утырды һәм төсләрне сайларга, элмәкле җөй белән чигәргә, әйбернең эчке ягын эшкәртергә һәм аксессуарны дөрес кулланырга өйрәнде. Кичәнең гамәли өлеше күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән ныгытылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: