«Гасырлар буйлап йөргәндә» Санкт-Петербург язучысы Юлия Андрееваның иҗат кичәсе (18+)

1 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханәдә 64 китап авторы, Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче Юлия Андрееваның «Гасырлар буйлап йөргәндә» дип аталган иҗат кичәсе узды.

20191101_135917
20191101_143548
20191101_141542
20191101_151000
20191101_140447

Юлия Игоревна үзенең гаиләсе – алты яшьлек вакытында мөстәкыйль рәвештә Санкт-Петербургка гаиләсе янына килгән һәм, соңрак укып, физик-математик дәрәҗәсенә ирешкән һәм болытларны таратучы снаряд уйлап тапкан бабасы; үзенең язучы булу хыялын кызында тормышка ашыруга ирешкән әнисе; үз балачагы турында сөйләде. Тәүге шигырьләрен Юлия Андреева 3-4 яшендә үк яза. Ул беренче тапкыр «Алло» газетасында басылып чыга, ә беренче нәшер ителгән шигырьләр җыентыгы «Бушлыкның күзләре» («Глаза пустоты») дип атала. Юлия Андреева шигырьләрен күбрәк заказ буенча яза. Мәсәлән, нәшрият заказы буенча язылган беренче китабы «Хатын-кызлар өчен компьютер» соңрак хәтта бестселлерга әйләнә, ә иң беренче тарихи романы «Рыцарь Грааля» була.

Чарага җыелучылар алдында кунак үзенең «Путеводитель по Гороховой улице», «Тюремная песнь королевы», «Палач, сын палача», «Откуда приходят герои любимых книг» кебек кайбер китаплары турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, «Скрипка скрипнула…», «Я хожу по квартире…» кебек шигырьләрен укыды. Тыңлап утыручылар язучыга «Тарихи романнар язганда, нәрсәгә яисә нинди әдәбиятка таянасыз?», «Кемнәр китап язарга заказ бирә һәм теманы сайлау нәрсәгә бәйле?», «Ни өчен соңгы арада графоманнар күбәйде?» һ.б. үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

Кичә азагында Юлия Андреева теләге булганнарга китапларын имзалады. Кичә җылы, гадәти булмаган рухта узды, истә калырлык мизгелләргә бай булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: