Фәнәвис Дәүләтбаев белән иҗади очрашу (18+)

21 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә танылган шагыйрь, юморист, бик күп җырлар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәнәвис Дәүләтбаев белән очрашу кичәсе узды.

IMG_4885
IMG_4869
IMG_4818
IMG_4823
IMG_4854
IMG_4864
IMG_4898
IMG_4880

Шагыйрьнең әдәби хәзинәсендә меңнән артык шигырь исәпләнә. Алар үз укучысын язучының «Суз җырыңны, былбылым!» (1990 ел), «Карурман чишмәсе» (2007 ел) һәм «Таныш халәт» исемле китаплары аша тапты. Шагыйрь вакытны һәм әйләнә-тирә мохитне кешелек кыйммәтләре һәм әхлакый идеаллар күзлегеннән чыгып бәяли. Тормыш турында әлеге уйланулары аның иҗатында чагылыш таба.

Чара барышында Фәнәвис Дәүләтбаев тамашачыларны үзенең иҗаты белән таныштырды, тормыш юлындагы кызыклы фактлар белән уртаклашты һәм шигырьләрен укыды. Очрашуга килгән каләмдәш дуслары Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Роза Хәмидуллина, Рәмзия Вәлиевалар аның иҗатына карата җылы хисләрен белдерде. Кичәгә, шагыйрьне хөрмәт итеп, Татарстанның төрле төбәкләреннән дуслары, иҗатташлары да килгән иде. Фәнәвис Дәүләтбаевның кызлары һәм оныклары, сәхнәгә чыгып, әтиләренең шигырьләрен башкарды, аңа киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

Залда утыручы студентлар һәм төрле яшьтәге китап сөючеләр авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды. Шагыйрь барысына да бик теләп җавап бирде. Иҗади очрашу Ф.Дәүләтбаевның шигырьләренә иҗат ителгән Фәрид Низамиев, Илсөяр Зарипова, Сәрия Нәбиуллина, Фаил Ислам һәм «Алинә һәм Динә» дуэты башкаруында берсеннән-берсе матур җырлар белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: