«Ана мәхәббәте яктысы» Тематик кичә (18+)

21 ноябрь көнне 3 нче санлы китапханәдә Әниләр көненә багышланган «Ана мәхәббәте яктысы» исемле тематик кичәдә катнашырга «Ялкын» өлкәннәр клубы әгъзалары чакырылды.

DSC01730
DSC01724

Кичә барышында клублылар бәйрәмнең тарихы, борынгы Рус иленең гаилә гореф-гадәтләре белән танышты һәм Әниләр көне төрле илләрдә төрле вакытта билгеләп үтелүе турында белде. Шуңа да карамастан, аларны әниләргә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе берләштерә. Өлкән буын вәкилләренең кайчандыр үз гаиләләрендә булган һәм хәзер алар хакында оныкларына сөйли торган гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштыруы аеруча кызыклы булды.

Кичә кунаклары бик теләп көндәлек һәм шул ук вакытта мәңгелек тема – әнигә карата мәхәббәт хисе турында әңгәмәдә катнашты, бәхет, мәхәббәт һәм бер-береңне аңлауның асылы һәм мәгънәсе хакында уйланды. Чарада яңгыраган ана мәхәббәте турындагы М. Горькийның «Мать», Ф. Садриевның «Таң җиле» әсәрләре, танылган язучылар Ф. Яруллин, Р. Миннуллин,  С. Есениннарның шигъри юллары аналарның бөеклеген ачып салды. Әниләре җырлаган бишек җырларын искә төшерү беркемне дә битараф калдырмады.

Кичәдә әни турында җырлар яңгырады, чарага килүчеләр «Әни» сүзе кергән фразеологизмнарны искә төшер», «Әниләр турындагы җырлар аукционы» бәйгеләрендә катнашты.

Шулай ук кунаклар өчен «Хатын-кызның бөтен күрке – ана булуда» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: