Әниләр көненә багышланган тематик кичә (12+)

22 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханә, «УЮТ» иҗтимагый җирле үзидарәсе белән берлектә, ЗЯБ бистәсенең 18 нче мәхәлләсендә яшәүче күп балалы аналар өчен, Әниләр көненә багышланган «Әниләрдән башка шагыйрь дә, каһарман да юк» исемле тематик чара уздырды. Чара ике өлештән торды.

23ф. Тематический вечер Без матери нет ни поэта, ни героя……….
23ф. Тематический вечер Без матери нет ни поэта, ни героя……..
23ф. Тематический вечер Без матери нет ни поэта, ни героя…………
All-focus
All-focus
All-focus

Беренче өлештә кешелек дөньясына бөек исемнәр бүләк иткән хатын-кызлар – А.С.Пушкинның тәрбиячесе Арина Родионовна; шагыйрь Н.А.Некрасовның күңелендә һәм шигъриятендә мәхәббәт һәм гөнаһсыз газап чигү символы булып мәңгегә кереп калган әнисе; бик каты авыручы газиз улының гомере өчен үзен аямыйча көрәшүче Мария Николаевна Аксакова; кызы өчен иң зирәк укытучы булган М. Цветаеваның әнисе турында сөйләштеләр; Л.Н.Толстойның әнисе турында язган «Истәлекләр»еннән өзекләр укыдылар. Рәсүл Гамзатовның әниләргә карата мәхәббәт турындагы иҗат әсәрләренә аерым тукталдылар. Язучыларның әниләр турында әйткән сүзләрен искә төшерделәр, иң кадерле кешеләребез турында җырларны тыңладылар.

Чараның икенче өлешендә күңел ачу программасы үткәрелде. Кичә кунаклары «ана бәхете» хакында шаян шигырьләр укыды; «Буталчык әкиятләр», «Бәйрәм гөлләмәсе» бәйгеләрендә, «Әниеңне тап», «Тылсымлы ромашкалар» уеннарында катнашты; «Нинди балалар соң бу хәзер?» дип аталган сәхнәләштерүне карады. Чегән хатыны исә отышлы лотерея уздырды һәм «карталарда күрәзәлек итте».

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: