«Россия халыкларының гореф-гадәтләре» Тематик сәгать (6+)

30 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә «Россия халыкларының гореф-гадәтләре» исемле тематик сәгать узды. Балалар Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, милли ризыклары һәм киемнәре белән танышты.

IMG_8524
IMG_8517

Китапханәче «Раштуа», «Май чабу», «Олы көн» бәйрәмнәренең асылы һәм аларны бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре турында сөйләде.

Укучылар язгы кыр эшләре тәмамлану белән бәйләп уздырылучы Сабантуй бәйрәме турында да тулырак мәгълүмат алды. Чын татар чәен кайнату серләрен ачтылар. Балаларга «Татар чәе серләре» һәм «Рус халык бәйрәмнәре» видеороликлары күрсәтелде.

Чара азагында китапханә кунаклары «Сабантуй» мультфильмын һәм «Куян-хезмәтче» татар халык әкиятен карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: