Театр атналыгы. Бишенче көн (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә Театр атналыгының бишенче көне бөек мәсәлче Иван Андреевич Крыловның 250 еллыгына багышланды.

2019-02-15 17.28.38
20190215_110845
2019-02-15 21.43.51
20190215_110451
20190215_111600
20190215_114556

Театр институтына укырга керүче яшь актерның хәзинәсендә һичшиксез мәсәл дә булырга тиеш дип санала. Китапханәнең бүгенге кунаклары – Балалар театр сәнгате мәктәбе укучылары Вера Александровна Воронова катнашында «имтихан»ны менә дигән итеп тапшырды, «Крылов бабай» мәсәлләрен укуда актерлык осталыгын күрсәтте. Балалар «Ворона и Лисица», «Квартет», «Кот и повар», шулай ук Г.Шамуков тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән «Башкатыргыч сәнгать» мәсәлләрен укыды. Чарада мәктәпнең музыка бүлегендә белем алучы ике укучы башкаруында җырлар яңгырады.

Кичәдә «Театр ул – тылсым» иҗади бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Жюри рәисе Картиналар галереясы рәссамы Марат Искәндәр улы Мингалеев җиңүчеләргә борынгы грек битлекләре төшерелгән мөһер сугылган дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Чара тамашачылар арасында И.А.Крылов мәсәлләре персонажларын чагылдырган пантомималар бәйгесе белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: