«Тылсымлы балалар китаплары дөньясы бөек һәм иксез-чиксез» Театральләштерелгән бәйрәм (6+)

23 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы  кысаларында «Тылсымлы балалар китаплары дөньясы бөек һәм иксез-чиксез» исемле театральләштерелгән бәйрәм чарасы уздырды. Иң якын, иң акыллы дус – китапның бәйрәменә яңа микрорайон «Мәләкәс аръягы»нда яшәүче яшь китап сөючеләр чакырылды.

IMG-20190326-WA0009
IMG_0002
IMG_0008
IMG_0016

Китапханәгә аяк басуга, балаларны китап диңгезенең шук пиратлары Джо һәм Молли каршы алды. Китапханәче кунаклары китапханә төшенчәсе, китапханәче һөнәре һәм «Китап өе»ндә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Бәйрәм тагын да ямьлерәк узсын өчен, пиратлар балалар белән бергә «Бел әле» һәм «Әкиятләр лабиринты» исемле шаян викторинада уйнады. Әдәби викториналарда актив катнашып, табышмаклар чишеп, балалар үзләренең китап укырга яратуларын күрсәтте. Теләге булганнар китапханәгә язылды һәм безнең китап сөюче дусларыбыз рәтенә басты. Балалар китабы атналыгы – китап укучы һәр бала өчен бәйрәм, балачак бәйрәме, шатлык-куанычлар бәйрәме һәм яраткан китаплар белән тагын бер кат очрашу ул.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: