«Күпме нур һәм җылылык бар әнием кочагында» Бәйрәм чарасы (12+)

21 ноябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә Әниләр көненә багышланган «Күпме нур һәм җылылык бар әнием кочагында» исемле бәйрәм чарасы узды.

IMG-20191121-WA0018
IMG-20191121-WA0016
IMG-20191121-WA0008
IMG-20191121-WA0022
IMG-20191121-WA0006

Күңелле көйләр астында балалар «Әниләребез», «Сүзне әйтеп бетер», «Кояш» бәйгеләрендә катнашты, шаян викторина сорауларына җавап бирде, мәкальләр төзеде. Матур һәм төсле рәсемле «Иң яраткан, иң якын!» презентациясе бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Балалар исә бик теләп, әниләре, аларның назлылыгы, матурлыгы һәм кайгыртучанлыгы турында сөйләде.

Укучылар Г. Демыкинаның «Мама», В. Берестовның «Праздник мам» шигырьләрен; Ч. Айтматовның «Материнское поле» әсәреннән өзекне укыды.

Бәйрәм азагында балалар бергәләп «Моя мама лучшая на свете» җырын башкарды һәм яраткан әниләре өчен матур открыткалар әзерләде. Чара барысына да онытылмас шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: