«Укучыбыз бул, дустым!» Экскурсия (6+)

Һәр елдагыча октябрь башында 10 нчы санлы китапханә ишекләрен беренче сыйныф укучылары өчен ачты һәм аларны экскурсияләргә чакырды.

10ф. Викторина лСказка за сказкой¬
10ф. Гости библиотеки – первоклассники

Китапханәдә балаларны бик шатланып каршы алдылар. Беренче сыйныфлылар мавыктыргыч китаплар дөньясына сәяхәт итте: китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты. Балалар китапларны куллану һәм аларны дөрес сайлап алу турында чыгышны зур кызыксыну белән тыңлады. Укучылар «абонемент», «уку залы», «формуляр» кебек төшенчәләр белән танышты, һәр китапның үз урыны булуы турында белде. Яшь китап сөючеләр игътибарына төрле балалар журналлары, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен энциклопедияләр, иллюстрацияле белешмәлекләр тәкъдим ителде.

Балалар, әкиятләр буенча «Әкият артыннан әкият» дип аталган мавыктыргыч викторинада катнашып, рус халык һәм автор әкиятләре турындагы белемнәрен күрсәтә алды.

Чара азагында китапханәче барысын да китапханәбезнең актив укучылары булырга чакырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: