«Шигъри дулкын» Әдәби сәгать (6+)  

21 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихын өйрәнү музеенда уртанчы сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби сәгать узды.

IMG_2820
IMG_2822

Чарада балалар язучы, Россия һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлекләре,  Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, дистәләгән китап, йөздән артык язмалар, эссе һәм хикәяләр авторы, Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы «Еллар аша…» китабы өчен  Зөлфирә Сафина исемендәге премия иясе Марс Яһудин белән очрашты. Алып баручы кичәне язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлады. Ут-күрше Башкортстанда туып-үскән Марсның әтисе Нәфикъ Яһудин да – бик күп чәчмә әсәрләр авторы, ул Бөек Ватан сугышында хәрби журналист була, көндәлекләр алып бара. Марсның мәктәп елларыннан ук иҗат итә башлавы да шуннан киләдер бәлки. Укучылар аның турында күп кенә кызыклы фактларны белде. Аның татарча да, русча да иҗат итүе, әсәрләрендә туган як матурлыгына соклану белән бергә аның проблемаларын да күтәреп чыгуы, әсәрләрендә туган авылының кызыклы шәхесләрен, сугыш ветераннарын чагылдыруы турында мәгълүмат алды. Әлбәттә, ике телдә профессиональ дәрәҗәдә иҗат итүче язучы белән очрашуда туган тел проблемалары, аны саклау, алга таба үстерү хакында әңгәмәгә дә зур урын бирелде.

Чара барышында Марс Нәфикъ улы күңелгә үтеп керерлек итеп китапларыннан өзекләр укыды. Хәзерге көндә аның «Тормыш бу», «Где мой нос», «Через годы…», «И текла река», «Тайник», «Голоса» кебек 13 китабы бар.

Язучы шулай ук киләчәккә булган иҗади планнары белән уртаклашты. Укучылар исә язучының шәхсән үзенә кызыксындырган сорауларын бирә алды.

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: