Шагыйрь Рәшит Бәшәр белән очрашу (6+)

22 октябрь көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен шагыйрь Рәшит Бәшәр белән очрашу узды.

IMG-20191022-WA0006
IMG-20191022-WA0011
WP_20191022_12_51_52_Pro
IMG-20191022-WA0013
IMG-20191022-WA0010

Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Рәшит Бәшәр, тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп, кызларны һәм малайларны көлдерде. Шагыйрь укучылар янына буш кул белән килмәгән, шигъри күчтәнәчләрен – шигырьләрен алып килгән. Укучылар дә шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, ә җаваплар бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Рәшит Бәшәр китапханәгә үзенең яңа чыккан китабын бүләк итте.  Очрашу бик җанлы һәм күңелле узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: