«Каләмебез шулай гамәл кылып, хезмәт итеп торсын ил-көнгә… » Шигьри кичә (16+)

31 октябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен «Каләмебез шулай гамәл кылып, хезмәт итеп торсын ил-көнгә…»  дип аталган шигъри  кичә оештырды. Кичәгә  яшь, талантлы шагыйрә Лилия Гыйбадуллина чакырылды.

Китапханәче студентларны Лилия Гыйбадуллинаның тормыш юлы белән таныштырды, иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Шагыйрә үзенең студент елларындагы кызыклы вакыйгаларын искә алды, шигырьләрен укыды.

Чарада студентлар  шагыйрә Лилия Гыйбадуллинага  үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укыды. Очрашу бик кызыклы, җылы рухта, бер сулышта үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: