«Гаилә белән китап уку буыннарны якынайта» Гаилә бәйрәме (0+)
15 май көнне 15 нче санлы китапханә күп балалы гаиләләр өчен Халыкара Гаилә көненә багышланган «Гаилә белән китап уку буыннарны якынайта» исемле бәйрәм чарасы уздырды. Чара күп балалы Шагаповлар, Низамовлар, Бәйрәмовлар һәм Имоковлар гаиләләренең үзләре белән таныштыруыннан башланып китте. Бәйрәм барышында китапханәче гаилә белән уку традицияләрен торгызу буенча файдалы киңәшләр бирде һәм белешмәлекләр таратты. Чөнки гаилә белән уку гаиләдә җылы атмосфера тудырырга сәләтле үзенчәлекле сыйфатка ия. Чарада катнашучы гаиләләр өчен төрле әдәби һәм танып белү бәйгеләре оештырылды. «Күнекмә» бәйгесендә балалар танылган әсәрләрне искә төшерде һәм геройларны таныды, ә «Әсәрдән юлны дәвам ит» бәйгесендә ата-аналар классик әсәрләрнең дәвамын хәтерләрендә яңартты һәм аларның исемен, авторын атады. Гаиләләр «Китап героен таны» бәйгесендә тәкъдим ителгән әйберләр буенча китап геройларын таныды. Катнашучыларның дөрес сөйләм һәм артистлыгын «Сәнгатьле уку» бәйгесендә бәяләргә мөмкин булды. Анда һәр гаилә, рольләргә бүленеп, М.С.Пляцковский, Я.М.Тайц, А.И.Пантелеевларның кыска хикәяләрен сәнгатьле итеп укыды. Балалар «Күңелле игъланнар» бәйгесендә үзләренең тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәтә алды. Алар әкият игъланнарының авторларын танырга тиеш булды. Бик күңелле узган «Бутагыч» бәйгесендә командалар китапның дөрес атамасын әйтү белән бергә өстәлдәге күп китаплар арасыннан аның үзен дә эзләп тапты. Бәйрәм азагында катнашучы гаиләләрнең барысына да гаиләдә уку өчен китаплар бүләк ителде. Чарага «Гаилә. Китап. Уку» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда гаилә белән бергә ял вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру ысуллары турында әдәбият тәкъдим ителде. Китапханәбез әлеге чарадан соң күп балалы гаиләләрдә кычкырып китап уку яхшы традициягә әверелер дип ышанып кала. |