«Татарстан. Мәдәни хәзинәләр» проекты (6+) Анонс!

Бесплатно

Яр Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге 2020 елның 10 февраленнән 16 февраленә кадәр аралыкта «Татарстан. Мәдәни хәзинәләр» проектын тормышка ашыра.

Проект кысаларында шәһәр картиналар галереясе вәкилләре катнашында «Якташларыбыз. Фашистлыкка каршы сәнгать» дигән хәтер көне узачак. «Музыканың чишмә башында» этно-фолкы кунакларны милли көй һәм борынгы уен коралларының тирән дөньясына алып кереп китәчәк.

Шәһәрдәшләрне һәм китапханә кунакларын  «этник авангард» стилендә эшләүче профессиональ рәссамнар төркеме – «Тамга» иҗади берләшмәсенең сәнгать күргәзмәсенә чакырабыз. 

Профессиональ һәм яшь рәссамнар өчен арт-мәйданчык оештырылачак, анда алар туган якка багышланган тематика буенча рәсемнәр ясый алачак, һөнәрче осталар кунаклар игътибарына татар халык декоратив-гамәли сәнгате буенча мастер-класслар тәкъдим итәчәк.

Өлкәннәр һәм балалар тамырлары белән Идел буе Болгар дәүләте чорына барып тоташучы татар халкының мәдәни гореф-гадәтләре, йолалары дөньясына кереп чума алачак.

Барыгызны да 10 февральдән 16 февральгә кадәр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенә чакырабыз.

Эш вакыты: дүшәмбе-пнәҗешәмбе 10.00 нан 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә-якшәмбе 10.00 нан 18.00 сәгатькә кадәр, җомга – ял көне.

Керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефон 70-02-26.

Поделиться: