«Китапханәгә көзге чакырылыш – 2019» Реклама кампаниясе (0+)

16 нчы санлы китапханә «Китапханәгә көзге чакырылыш – 2019» исемле реклама кампаниясе оештырды. Көзге чакырылыш кампаниясендә 46 нчы урта мәктәпнең барлык яшьтәге укучылары катнашты. Чакырылыш көннәрендә һәр балага китапханәгә чакыру тапшырылды, аның буенча укучылар якын арада 16 нчы санлы китапханәгә килергә тиеш булды.

фото 1.готов
фото 7
фото готов 0
фото 3
фото 2
готов 6

Көзге реклама кампаниясе кысаларында «16 нчы санлы китапханә киңәш итә…» исемле гадәти булмаган китап күргәзмәсе оештырылды. Анда төрле форматтагы һәм төрле жанрлардагы китаплар тәкъдим ителде. Аларның һәрберсе үз укучысын хәрәкәттә, усештә булырга чакырды. Мәсәлән, мәктәп программасы буенча китаплар – укырга, белем алырга; хәзерге заман нәфис әдәбият китаплары – китап укырга; психология буенча – аңларга; кызлар өчен декоратив-гамәли сәнгать буенча китаплар – осталыкларын эшкә җигәргә; сәяхәтләр турындагы китаплар хыялланырга өндәде. «Китапханәгә көзге чакырылыш – 2019» 46 нчы мәктәптә бик уңышлы узды, китапханә исә яңа укучыларын тапты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: