«Яшь каләмче = Юные дарования» Төбәк әдәби бәйгесе (6+)

Время проведения: 25.09.2019-25.10.2019

«Тылсымлы каләм = Волшебное перо» II Төбәк әдәби фестивале кысаларында шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге 2019 елның 25 сентябреннән 25 октябренә кадәр «Яшь каләмче = Юные дарования» исемле төбәк әдәби бәйгесе уздыра.

Бәйгедә катнашу өчен һәр катнашучы Оештыру комитетына үзенең беркайда да басылып чыкмаган бер әсәрен түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим итә:

– «Шигърият» (гомуми күләме 100 юлдан артмаган 1-3 шигырь);

– «Чәчмә әсәр» (хикәяләр, эссе, повестьтан өзек, гомуми күләме компьютерда басылган 12 биттән артмаска тиеш).

Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырыла:

– 7-12 яшь;

– 13-17 яшь;

– 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм бәйге эшләрен 2019 елның 25 октябренә кадәр cbs-nko@mail.ru электрон почтасына җибәрергә яисә Чаллы шәһәре, ГЭС, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якын өйрәнү бүлегенә алып килергә мөмки.

Җиңүчеләр исемлеге 2019 елның 21 ноябреннән дә соңга калмыйча, «ҮКС» МБУ сайтында (библиотека-челны. рф) һәм Вконтакте социаль челтәрендә басылып чыгачак.

Элемтә өчен мәгълүмат: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары 4/14А. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70-02-29, 71-02-54, +79534944406, e-mail: cbs-nko@mail.ru.

Бәйгенең нигезләмәсе

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: