«Яшь каләмче = Юные дарования»: төбәк әдәби бәйгесе (6+)

Бесплатно
Время проведения: 26.09.2022-30.11.2022

«Тылсымлы каләм=Волшебное перо» V Төбәк әдәби фестивале, «Милли бәйрәмнәр» милли бәйрәмнәр буенча фольклор утырмалары» кысаларында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2022 елның 26 сентябреннән 30 ноябренә кадәр «Яшь каләмче = Юные дарования» Төбәк әдәби бәйгесе уздыра. 

Бәйгенең Оештыру комитетына һәр катнашучы түбәндәге номинацияләрдә моңарчы беркайда да басылып чыкмаган үзенең бер әсәрен тапшыра:

– «Шигъият» (1-3 шигырь, гомуми күләме 100 юлдан артмаска тиеш);
– «Проза» (хикәяләр, эссе, повестьтан өзек, гомуми күләме 12 басма текстлы биттән артмаска тиеш);
– «Драматургия» (шигъри формада яки прозада, 6 биттән артмаска тиеш).

Бәйге өч яшь төркемендә уздырыла:
– 7-12 яшь;
– 13-17 яшь;
– 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк.

Катнашучылар бәйге эшләрен һәм гаризаларын  2022 елның 1 ноябренә кадәр cbs-nko@mail.ru электрон почтасына җибәрә яки Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенәз Чаллы, ГЭС бистәсе, Ямашев бульвары, 4/14 А адресы буенча тапшыра ала.

Бәйгенең җиңүчеләре исемлеге 2022 елның 30 ноябренә кадәр «ҮКС» МБУ (библиотека-челны.рф) рәсми сайтында яки Вконтакте социаль челтәрендә басылып чыгачак.

Бәйгенең нигезләмәсе

«Яшь каләмче = Юные дарования» Төбәк әдәби бәйгесе

 

Поделиться: