«Син минем дустым һәм мин синең дус» Күңел ачу программасы (6+)

2 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Син минем дустым һәм мин синең дус» исемле күңел ачу программасы узды.

IMG_8605
IMG_8596
IMG_8604
IMG_8609

«Дуслык» – нинди җылы сүз. Ул сүзне әйткәч тә, дустың исеңә төшә, аның белән бергәләп уйнавы да, китап укуы да һәм серләшүе дә кызык, рәхәт. Күңел ачу программасы вакытында балалар, «Менә шулай!» уенында актив катнашып, дуслык турында бик күп халык мәкальләрен искә төшерде, ә китап һәм әкият сөючеләр китап геройларын һәм аларның дусларын «Дусны танып бел!» бәйгесендә искә төшерә алды. Дуслык ышанычлы булсын өчен, укучылар «Ныклы дуслык чылбырын» җыйды. «Әгәр дус  елмаймаса» җырын караокеда башкару отрядтагы балаларның кыска гына вакыт эчендә үзара дуслашуын күрсәтте. Ә дуслыкның нинди булуы турында балалар «Ералаш» юмористик киножурналының «Дружба дороже…», «Лучшая подруга», «Настоящие друзья» серияләрен карап белде.

Программа барышында укучылар дуслык кануннарын үзләштерде һәм чын дусларның нинди булырга тиешлеге турында белде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: