«Әдәби геройларның прототиплары» Лекция (12+)

18 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә язучы һәм шагыйрә Юлия Андреева «Әдәби геройларның прототиплары» исемле бик кызыклы лекция уздырды.

Юлия Андреева – Санкт-Петербург Язучылар оешмасы әгъзасы, «Иҗат итүче» («Созидатель») әдәби премиясе лауреаты, Алтын Пушкин медале Кавалеры, Г.Р.Державин исемендәге алтын медаль Кавалеры, «Портрет» номинациясендә Н.Гоголь исемендәге премия лауреаты.

Кайсыбыз гына Золушканың кайда тууы, Белоснежканың кайсы хан сараендагы мәкерлекләрнең корбаны булуы, Бетмен Нью-Йорк шәһәренең нинди урамнарында сакта торуы турында уйлана икән?.. Чара да шушы темага багышланды. Лекция барышында авторның «Откуда приходят герои любимых книг» китабы тәкъдир ителде.

Шулай ук язучының башка әсәрләрен дә алырга мөмкин булды.

Поделиться: