«Ветеран» клубы очрашуына чакырабыз (18+)
31
Гыйнвар 2019
Пәнҗешәмбе
1 февраль көнне 14.00 сәгатьтә шәһәрнең Үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубының чираттагы очрашуы узачак. «Барысы да ничек башланды…» («Как всё начиналось….») темасы кысаларында клуб әгъзалары укучылар белән зур төзелеш турындагы истәлек-хатирәләре белән уртаклашачак, шәһәр һәм «КамАЗ» заводы төзелеше, анда керткән өлешләре турында бәян итәчәк.
Сезне Яр Чаллы шәһәре, Х.Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча көтәбез. Шәһәр Үзәк китапханәсе. Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26. |