Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китабын тәкъдир итү кичәсе (12+)

27 май көнне 13.00 сәгатьтә шәһәребез үзәк китапханәсе Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, драматург Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китабын тәкъдир итү кичәсен оештыра.

Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» исемле китабы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «Ел китабы-2018» бәйгесендә катнашып, җиңүче булды. Әлеге пьеса 2014 елда узган «Яңа татар пьесасы» бәйгесе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булган иде. Чаллы татар дәүләт драма театрының шул исемдәге спектакле татарлар яшәгән төбәкләрдә зур уңыш белән бара.

Булат Сәлахов – Чаллы татар дәүләт драма театрына нигез салучыларның берсе. Шунда эшләп 1976 елдан бүгенге көнгә кадәр җитмештән артык роль иҗат итә һәм уннан артык спектакльне сәхнәгә куя.

Ул шулай ук илледән артык юмористик хикәя авторы да.

Кичәдә Булат Сәлаховның тормыш юлы, иҗаты белән тулырак танышу белән беррәттән спектакльдән өзекләр дә тәкъдим ителәчәк.

Кичәгә рәхим итегез, керү ирекле.

Белешмәләр өчен телефоннар: 70-12-52, 70-02-29

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: