«Хәзерге заман язучылары язганны заманча укучылар укый» программасын тәкъдим итү (6+)
14 нче санлы китапханәдә «Хәзерге заман язучылары язганны заманча укучылар укый» программасын тәкъдим итү чарасы узды. Бу программа китапханәнең яшь укучыларын заманча балалар әдәбиятын укуга күнектерүгә юнәлдерелгән. Балалар хәзерге заман язучыларының иҗаты белән танышты. Китап укуга мәхәббәт уяту өчен, слайд-шоу күрсәтелде. Анда иң кызыклы китаплар турында сүз барды, Г. Остерның «Вредные советы», «Задачник» кебек әсәрләреннән өзекләр укылды. Э. Успенский иҗаты белән танышу өчен, укучылар «Гарантийные человечки» – «Фиксики» әсәре мотивлары буенча төшерелгән танып белү мультфильмын карады. Алар инглиз язучысы Х. Вебб турында белде. Ул рус балалар аудиториясен үзенең хайваннар турындагы кызыклы тарихлары белән җәлеп итте. Шулай ук укучылар «Джинглики» һәм «Сказочный патруль» серияләре авторы О.Ройның әсәрләрен искә төшерде. |