«Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә» Гаилә белән уку бәйрәме (0+)

18 апрель көнне 15 нче санлы китапханә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен гаилә белән уку бәйрәме уздырды.

20190418_160245
20190418_154425
20190418_160035
20190418_153854
20190418_153452
20190418_152649
20190418_143933
20190418_152030
20190418_154651
20190418_151916
20190418_151320

Чарада бик күп мәсьәләләр күтәрелде, күп кенә сорауларга җавап эзләнде. Мәсәлән, «Тормышыбызда китап ни өчен кирәк?», «Гаилә белән китап уку файдалымы?», «Балаларны китап укырга мәҗбүр итәргә кирәкме?», «Яшь буенча туры килмәгән китаплар укырга ярыймы?» һәм башкалар. Китапханәче ата-аналарны һәм балаларны шәһәр китапханә сайты белән таныштырды, шулай ук катнашучыларның игътибарын укуда ярдәм итәрлек кызыклы балалар сайтларына  юнәлтте. Балаларга китапханәгә кайткан яңа татар һәм рус китаплары тәкъдим ителде. Чит ил һәм рус авторларының юбилей китаплары да читтә калмады. Әти-әниләрнең И.Соколов-Микитовның «Весна в лесу» хикәясен сәнгатьле итеп укуы балаларга аеруча ошады.

Бәйрәм чарасы «Китап аралыгы», «Әниләрнең сизгерлеге», «Тылсымлы сандык», «Әкияти дефиле» уеннары белән дәвам итте. Балалар бик кызыксынып «Хайваннарның кышлавы» исемле әкиятне сәхнәләштерде. Барысы бергә башкарган «Тату гаилә» җыры чараны тагын да ямьләндерде. Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга да, әти-әниләргә дә ошады. Чара барышында ата-аналарга «Уку турында» исемле балаларны китап укуга тарту һәм «Ничек итеп балага китап укучы булырга ярдәм итәргә» дигән киңәшләрдән торган белешмәлек тапшырылды. Һәр бала өенә яңа китаплар белән кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: