Көз бәйрәме «Сөмбелә» (6+)

23ф Праздник Осени Сөмбелә (3)
23ф Праздник Осени Сөмбелә (4)
23ф Праздник Осени Сөмбелә

9 октябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен көзге «Сөмбелә» бәйрәме узды. Чара «Тылсымлы сүз – фольклор» программасы кысаларында татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында күзаллауларын киңәйтү һәм «Сөмбелә» бәйрәменең тарихы белән таныштыру максатларында оештырылды.

Зал көзге яфраклар, ботаклар, чәчәкләр, һава шарлары белән бизәлгән иде. Балалар бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә исемле кыз белән бергә көзге табышмаклар чиште, көз турында матур шигырьләр укыды. Укучылар «Уңышны җый», «Кем күбрәк гөмбә җыя?», «Дустыңны киендер» бәйгеләрендә һәм «Яфракларны күршеңә тапшыр», «Кәрҗиндә ни бар?», «Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр» уеннарында бик актив катнашты. «Әкияти җиләк-җимешләр» викторинасы сорауларына җавап биреп, балалар белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәтте.

Көзге бәйрәм җылы, дустанә рухта узды, китапханә җыр-моң һәм балаларның шатлыклы тавышына күмелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: