«Китап үзенә дуслар эзли» бәйрәме (6+)

21 март көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар китабы атналыгы уңаеннан беренче сыйныф укучылары өчен «Китап үзенә дуслар эзли» бәйрәме узды.

IMG_7579
IMG_7571
IMG_7580
IMG_7608

Чара барышында укучылар балалар китабы атналыгының килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат алды, буш вакытны кулга китап алып укып уздыру иң яхшысы икәнлегенә инанды. Чөнки күп укып кына әйләнә-тирә мохитне танып белергә, яраткан геройлар белән сәяхәт итәргә мөмкин. Укучылар китапханә белән танышты, китап укучыларга хезмәт күрсәтү һәм китап саклау залларында булды.  Алып баручы китапларны дөрес итеп куллану кагыйдәләре һәм аларны саклау турында сөйләде. Иң күп укучылар өчен балалар язучылары иҗат иткән танылган әсәрләр буенча «Сорау-җавап» викторинасы узды. Математика дәресләрендә алган белемнәрен искә төшерүче бәйге балаларны аеруча җәлеп итте. Алар китап исемнәрендә кулланылган саннарны атарга тиеш булды. Шулай ук чара барышында укучылар китап һәм китап уку белән бәйле мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. Мультфильм герое Пишичитай алфавиттагы барлык хәрефләр дә кирәкле булуын һәм алардан башка сүзләрнең мәгънәсе бозылуын аңлатты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: