«Әни сүзе – нинди күркәм!» Бәйрәм чарасы (6+)
8 Март – күңелле язгы бәйрәм һәм иң сөекле кешеләребез – әниләргә, әбиләргә мәхәббәт, ихтирам һәм хөрмәт хисләре бүләк итү өчен менә дигән бер сәбәп. Шул уңайдан, 6 мартта 14 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен бәйрәм узды. Чараның башында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, ерак 1857 елгы вакыйгалар белән танышты. Китапханәченең чыгышын 1910 елда социалистик хатын-кызлар халыкара конференциясендә Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтү турындагы тәкъдим белән чыккан Клара Цеткин турындагы видеоязма тулыландырды. Балалар Юрий Яковлевның «Мама» хикәясен аеруча игътибар белән тыңлап утырды. Автор хикәясендә тормышыбызда әниләрнең иң мөһим кеше булуы хакында бәян итә. Нәкъ менә әни аша без шушы матур дөнья һәм андагы чиксез күп могҗизалар белән танышабыз. Әлеге хикәя һәр баланы үз әнисе турында уйланырга мәҗбүр итте. Кичәдә алар әниләр турында шигырьләр укыды, әниләренә карата булган назлы хисләрен белдерде, «Тәмле рецептлар», «Без ботка пешерәбез» бәйгеләрендә катнашты. Шулай ук «Әниемә чәчәкләр» һәм «Бантикны бәйлә» уеннары уздырылды. Тематик кичә «Минем әни – дөньяда иң яхшысы» исемле йөрәкне тетрәндерүче видеороликны карау белән төгәлләнде. «Әни – иң изге исем» китап күргәзмәсе үзенең лириклыгы һәм җылылыгы белән балаларны җәлеп итте. |