Китапханә бәйрәме онлайн-форматта үтте (0+)

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бәйрәм марафонын тәүге тапкыр онлайн рәвештә билгеләп үтте. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Виртуаль кунакларга Чаллы китапханәләре тарихы турында фильм, турыдан-туры эфирда Казан һәм Чаллы язучылары белән очрашулар тәкъдим ителде.

Факил Сафин һәм Ләбиб Лерон китапханәбезнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында иҗат сөючеләр белән аралашты. Телефон аша элемтәгә кереп, туры эфирга Разил Вәлиев та кушылды. Язучылар укучыларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде, онлайн трансляциядә үзләренең шигырьләрен укып, чарага ямь өстәде.

Шагыйрә, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Вера Хәмидуллина һәм танылган китаплар авторы Зифа Кадыйрова онлайн-форматта үзләренең киләчәккә иҗади планнары белән уртаклашты һәм китапханәчеләргә һөнәри бәйрәмнәре белән котлау сүзләрен юллады.

Рәссамнар династиясе Фадеевларның «Туган ягым» вернисажы ачылуын сәнгать сөючеләр түземсезлек белән көтеп алды. Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында күргәзмә ачылу тантанасы бүген гадәти булмаган форматта узды. Сәнгать әсәрләренең авторлары туры эфирда тамашачылар белән очрашты.

Менделеевск шәһәреннән Ольга Александровна һәм Николай Иванович Фадеевлар әлеге күргәзмәне үзләренең кече Ватаннарына багышлаган, ә туган якларына карата мәхәббәт хисен гаҗәеп пейзаж, натюрморт әсәрләрендә чагылдырган. Укучыларга тәкъдим ителгән видеоязмада алар менә шул хакта сөйләде. Чаллы рәссамы Мария Ивановна Фадеева онлайн-трансляциядә шәһәребез табигатенең матурлыгына соклануын белдерде, тамашачыларның сорауларына онлайн җавап бирде, иҗади юнәлештәге ниятләре белән таныштырды.

Чаллылылар туган якка багышланган онлайн-викторинада үзләренең белемнәрен читтән торып сынап карый алды. Беренчеләрдән булып шалтыратырга өлгергән һәм сорауларга дөрес итеп җавап биргән өч катнашучы бүләккә ия булды.

Сәнгать бүлеге китапханәчесе социаль челтәрдә туры эфирда «Пыялада рәсем ясау» техникасы буенча мастер-класс үткәрде. Интернет-тамашачылар белән бергә пыялада төрле материаллар ярдәмендә татар милли киемендәге матур кыз образы тудырылды.

Бәйрәм дәвамында китапханәчеләр һәм китапханәләр адресына республикабыз язучылары Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Рифат Сәлах, Чаллы шагыйрьләре Николай Алешков, Зөләйха Минһаҗева, Ольга Кузьмичева-Дробышевская, Рәзинә Сәетгәрәева, Лилия Гыйбадуллина, Рушания Гыйләҗевалардан, республиканың төрле шәһәрләрендәге хезмәттәшләребез һәм укучыларыбыздан бик күп җылы тәбрикләү сүзләре һәм берсеннән-берсе матур теләкләр яңгырады. Димәк, китап һәм китапханә әле яшәячәк, китапханәне яраталар, ә иҗади һәм энтузиаст һөнәр ияләре – китапханәчеләрнең эшен ихтирам итәләр.

Бәйрәмне онлайн форматта уздыру социаль челтәрләрдәге һәр укучыбызга бүгенге чараларда катнашырга, туры эфирда язучылар һәм китапханәчеләр белән аралашырга мөмкинлек бирде.

 

Поделиться: