«Җем-җем утлар балкышы» Яңа ел бәйрәме кичәсе (18+)

20 декабрь көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» аралашу клубында «Җем-җем утлар балкышы» дигән Яңа ел бәйрәме кичәсе узды. Һәр елдагыча яңа ел утын бәйрәм кичәсен алып баручы Кыш Бабай һәм Кар Кызы кабызды.

20191220_192554
20191220_182445
IMG-20191220-WA0025
IMG-20191220-WA0020
20191220_201003
20191220_194726
IMG_20191220_182714
IMG_20191220_192153

Кунаклар Яңа елны бәйрәм итү тарихы, аны төрле илләрдә ничек каршы алулары турында белде; иң яхшы яңа ел костюмына бәйгедә катнашты; киләсе 2020 Ак Металл Тычкан елына гороскоп белән танышты.

Клубның иң актив әгъзалары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Клублылар «Ә сез беләсезме?», «Көйне таныгыз», «Бу цитата кайсы фильмнан?», «Бәхетле лотерея» кебек күңелле викториналарда катнашты. Слайд-шоу ярдәмендә алар 2019 елда клубта узган кичәләр, очрашулар һәм бәйрәмнәрне искә төшерде.

Чара азагында катнашучыларның барысы да яраткан яңа ел җырларын башкарып, үзләренең җыр-моңга сәләтләрен сынап карый алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: