«Конституция турында ниләр беләсез?» Хокукый турнир (12+)

8 ноябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр Россия Конституциясенә багышланган хокукый турнирда катнашты. Ул РФ гражданнарының төп хокуклары һәм вазифалары, дәүләт символлары, бәйрәмнәре, Президентның вәкаләтләре турындагы төрле биремнәрдән торды.

dav
dav

Катнашучылар тормышта очрый торган хәлләрне ачыклады, хокук һәм вазифаларны үтәүнең мөһимлеге турында үз фикерләрен белдерде. Хокук буенча биремнәргә җавапларны «Хокук тирәли» тематик киштәсендәге китап һәм брошюраларда табарга мөмкин булды.

Чара Россия конституция хокукының тарихын, аның үсешендә төп этапларны; шулай ук ТР Конституциясе барлыкка килү тарихын, аның төп кануннары, Татарстан дәүләт символларының килеп чыгуы турында кыскача мәгълүмат бирүче электрон презентация белән үрелеп барды, шунда ук төп канунның аерым бүлекләре һәм тармаклары белән таныштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: