«Хокуклар һәм вазифалар дөньясында» Хокукый ринг (12+)

19 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Хокуклар һәм вазифалар дөньясында» исемле хокукый ринг уздырды.

IMG_20191119_084935
IMG_20191119_084504
IMG_20191119_083524
IMG_20191119_085130

Чара башында китапханәче укучыларга хокуклар, вазифалар һәм хокукый җаваплылык турында сөйләде, чөнки балалар хәзер паспортлы булды һәм хокукка ия, үз эшләре өчен җавап бирергә сәләтле гражданнар дип санала. Хокукый рингны алган мәгълүматларны ныгытучы уеннар дәвам итте. «Хокукый хәл» бәйгесендә укучылар хокук һәм вазифалар язылган карточкаларны әлеге хокуклар һәм вазифаларны тормышта кулланырга кирәк булган очраклар язылган карточкалар астына куйды. «Нәниләр теле белән» бәйгесе балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Алар нәниләр аңлавы буенча әйтелгән төшенчәләрне белергә тиеш булды. Укучылар «Әкияти» бәйгесендә дә актив катнашты. Анда, «Бала хокукы турында конвенция»гә таянып, әкият геройларының хокуклары бозылу очракларын атадылар. «Төрле хәлләр» бәйгесендә яшүсмерләр хокук бозылу вакыйгаларын сәхнәләштерде, шуның белән алар белемнәрен ныгытып кына калмады, ә үзләренең актерлык сәләтләрен дә күрсәтте. Чара азагында җыелган жетоннар саны буенча хокук белгечләре ачыкланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: