«Кагыйдәләрдән хокукка» Хокукый ринг (12+)

17 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Кагыйдәләрдән хокукка» дип аталган хокукый ринг үткәрде. Чара хокук һәм вазифаларның аермасы һәм аларны нәрсә берләштерүе, нинди төрләргә бүленүләре турында уйланулар, фикер алышулардан башланды.

IMG_20200117_095559
IMG_20200117_101633
IMG_20200117_103217

Әйләнә-тирәдәгеләр йогынтысына бирелүчәнлекләрен һәм шуңа бәйле рәвештә җинаятьчел төркемнәргә ияреп китәргә мөмкинлекләрен үзләре аңласын һәм белсен өчен, балалар белән аноним тест үткәрелде. Яшүсмерләр, өч командага бүленеп, «Бөекләр белән уртак авторлыкта» викторинасында актив катнашты. Алар хокук белеме буенча гыйбарәләрдә төшеп калган сүзләрне атады. Рингны «Нәниләр авызыннан» дигән бәйге дәвам итте: һәр команда уенчылары чиратлашып такта янына чыкты һәм хокук турындагы төшенчәләрне нәниләр күргәнчә бирелгән аңлатманы укыды. «Документ белгечләре» викторинасы – Төп канунчылык документларын, ә «Эш тыңлана» турниры исә юристлар теле белән язылган танылган балалар әкиятләрен искә төшерергә ярдәм итте. «Сүз уйлап тап» уены балалар арасында командада эшләү рухы тудырды, аның шартлары буенча «справедливость» сүзеннән башка сүзләр ясарга кирәк иде. Турнир җиңүчене билгеләү белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: