«Белемнәр, серләр, ачышлар патшалыгы» Әдәби бәйрәм (6+)

30 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Белемнәр, серләр, ачышлар патшалыгы» исемле әдәби бәйрәм узды. Чарада катнашучылар Уку иле буйлап сәяхәт итте.

IMG_8541
IMG_8554
IMG_8581
IMG_8587
IMG_8591

Укучылар өчен бу – яңа белемнәр алу, ачылмаган бик күп серләрне танып-белү һәм ачышлар ясау өчен мөмкинлек. Сәяхәтчеләр китап битләрен ача барды, Уку илендә мәсәлләр, шигырьләр, белән танышты, барысы да яраткан әкиятләрне искә төшерде. Кунаклар бөек мәсәлче «Крылов бабайлары» һәм аның «Квартет» һәм «Стрекоза и муравей» әсәрләре геройлары турында белде. Алга таба балалар шигырьләр битендә булды һәм Агния Львовна Бартоның балачактан таныш юлларын укыды, Сергей Михалковның «Как старик корову продавал» шигыренә төшерелгән мультфильмны карады. Уку иленең әкиятләр битендә булганнан соң, укучылар «Мин төгәл беләм» бәйгесендә алып баручы санап киткән танылган әкиятләрнең атамаларындагы хаталарны төзәтте. Дөрес итеп чишелгән табышмак ярдәмендә сәяхәтчеләр «Маша и Медведь» әкиятенең тарихын белә алды. Уку иленә гаҗәеп сәяхәт әле моның белән генә бетмәде, чөнки китапханәче балаларны әлеге илнең даими укучылары булырга чакырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: