«Кемнең һөнәре иң кызыклы, иң кирәкле һәм әһәмиятле?» Танып белү-уен программасы (6+)

23 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышланган «Кемнең һөнәре иң кызыклы, иң кирәкле һәм әһәмиятле?» исемле танып белү-уен программасы узды. Чара барышында яшь китап сөючеләр эшче һөнәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды.

10ф. «Чья профессия нужней, интересней и важней»
10ф. Конкурс «Профессионал»
10ф. Конкурс «Кто потерял свой инструмент»

Китапханәче укучыларга теләсә кайсы хезмәтнең мөһимлеге, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы булырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар узган чорларның популяр һәм ихтыяҗ булган һөнәрләрне искә төшерде, шулай ук төрледән-төрле яңа белгечлекләр дөньясы белән танышты.

Чара вакытында укучылар «Үз эшенең остасы», «Серле һөнәр», «Кем коралын югалткан?» дип аталган уен һәм бәйгеләрдә катнашты, шулай ук «Иң-иң» һәм «Әдәби геройларның һөнәре» викториналары сорауларына җавап бирде.

Чарага «Һәр һөнәргә дан-шөһрәт» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Танып белү-уен программасы «Кем булырга?» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: