«Икмәк – җирнең могҗизасы!» Танып белү программасы (6+)

18 октябрь көнне 14 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Икмәк – җирнең могҗизасы!» исемле танып белү программасы узды.

IMG-20191018-WA0011
IMG-20191018-WA0009
IMG-20191018-WA0014

Китапханәче кешеләрнең ипигә һәрвакыт сакчыл һәм хөрмәт белән каравы, аңа мәхәббәт хисен буыннан буынга тапшырып килүе турында бәян итте. Алексей Мусатовның «Икмәкнең өстәлгә килүе» китабыннан өзекләр укылды, икмәк турында табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде. «Ипи валчыгы» викторинасы укучыларга икмәкне ни өчен җирнең могҗизасы дип атауларына төшенергә ярдәм итте. Чара азагында балалар Икмәк музее турында видеосюжет карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: