«Китап дөньясы серләре» Танып белү уены (6+)

12 март көнне 15 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Китап дөньясы серләре» дип аталган танып белү уены уздырылды.

sdr
sdr
sdr
sdr
sdr

Балаларны Китап патшабикәсе каршы алды. Ул китапханә, андагы кагыйдәләр, китап фонды һәм «формуляр», «стеллаж», «бүлекләргә аеручы», «китап фондын саклау» кебек яңа терминнар белән таныштырды. «Тылсымлы сандык» уены һәм «Яраткан әкиятләр» видеовикторинасы балаларга яраткан геройларын искә төшерергә ярдәм итте, китап дөньясы һәм китап укуның никадәр зур, мавыктыргыч булуын, һәр кеше тормышында мөһим урын тотуын күрсәтте.

«Йоко китапханәдә» һәм «Крокодилның китапханәдә үз-үзен тоту кагыйдәләре» мультфильмнары исә алган белемнәрне ныгытырга булышты. Уен барышында укучылар янына кунакка Белмәмеш керде, аның да китапханәнең укучысы буласы килгән икән. Әмма аның китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен гомумән белмәве ачыкланды. Балалар аңа бик теләп китап-журналларны ничек һәм кайда сайлап алырга, аларны ничек дөрес итеп укырга һәм кире тапшырырга өйрәтте.

Чара азагында балалар Бердәм китап укучы билеты белән танышты, аның ни өчен кирәк булуы һәм аны алу тәртипләре хакында белде. Китапханәдән укучылар да, Белмәмеш тә китаплар алып кайтып китте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: