«Зыялы гаилә – милләтем киләчәге» иҗади проекты – Татарстан Хөкүмәте Грантының сайлап алу бәйгесе җиңүчесе (18+)

2019 ел ахырына якынлашканда 12 нче санлы татар китапханәсенең «Зыялы гаилә – милләтем киләчәге» проекты мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Гранты сайлап алу бәйгесенең туган телдә гаилә белән укуга ярдәмгә юнәлтелгән «Китапханә эше» номинациясендә җиңүгә иреште һәм 150 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.

Проектның максаты: гаилә тормышында милли китап һәм китапханәнең ролен арттыру, гаилә белән уку традициясен яңарту, татар гаиләләрен китапханәгә җәлеп итү.

Проект татар теле һәм әдәбиятын популярлаштыру өлкәсендә системалы эш алып баруны, әдәби иҗат һәм укуга ихтыяҗ булдыруда ярдәм итүне, шулай ук ата-аналарны агартуны үстерү өлкәсендә эшчәнлек булдыруны күзаллый. «Татар гаиләсендә китап уку» темасына балалар һәм аларның әти-әниләре арасында тикшеренүләр уздыру нәтиҗәләре әлеге проектны тудыруга нигез булды.

Проектның төп чарасы булып Чаллының «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» китап укучы нәсел буыннары фестивален оештыру тора.

Фестивальгә әзерлек кысаларында түбәндәге эшләр күздә тотыла:

– Ата-аналар активын булдыру;

– «Милли бәйрәмнәр» фольклор утырмалары» проектын тормышка ашыру;

– «Әти, әни, мин – китап укучы гаилә» дип аталган фотографияләр бәйгесен оештыру;

– «URBANTATAR» яшьләр оешмасы белән берлектә туган телдә укуга теләктәшлек йөзеннән «Без татарча укыйбыз!» флешмобын оештыру;

– «Гаиләмнең яраткан китабы» эсселар бәйгесен оештыру.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: