Котлыйбыз!

Ел саен 25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Бүген Тантаналар сараенда бүләкләү тантанасы барышында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, шәһәрнең Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов һәм мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Алинә Радик кызы Ганиева тарафыннан әлеге һөнәр ияләренә карата бик күп җылы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре яңгырады.  Тантаналы чарада иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, мактау грамоталары, ТР мәдәният министрлыгының һәм шәһәрнең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән шәһәр Мэры Стипендиатлары бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында китапханә өлкәсе вәкилләре дә бар иде.

Be3jR2iCuzQ
1
2
5

Мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен «ҮКС» МБУ шәһәр Үзәк китапханәсе бүлеге мөдире Рәйсә Данис кызы Салихова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Мәдәният өлкәсе үсешенә керткән зур өлеше өчен Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының балалар белән эш буенча директор урынбасары Регина Нурфаяз кызы Каюмовага Яр Чаллы шәһәре Мэры Рәхмәте тапшырылды.

Һөнәри эшчәнлегендәге зур хезмәте һәм Мәдәният хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитет Рәхмәте белән бүләкләнүчеләр:

Елена Владимировна Князева, «ҮКС» МБУ 11 нче санлы китапханә мөдире;

Лилия Мансуровна Хәкимуллина, «ҮКС» МБУ Үзәк балалар китапханәсе сектор мөдире.

 

Кадерле хезмәттәшләребез! Үз һөнәрегезгә булган мәхәббәтегез һәм иҗадилыгыгыз белән сез йөрәкләрдә ялкын кабызасыз, яратырга һәм һәр туган көнгә шатланырга өйрәтәсез. Һәркөнне дәртләнеп башкарган һәм кирәкле булган эшегез сезгә бары тик куанычлар гына китерсен. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: