«Киң колачлы Май чабу» Утырмалар (16+)

Победители!
Юмор с зкрана.
Новинки
Ах, Масленица!

13 март көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Киң колачлы Май чабу» дип исемләнгән утырмалар узды. Анда китапханәбезнең актив укучылары катнашты. Яшьләр һәм өлкәннәр әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты. Чарага килүчеләр энтузиазм белән «Халык бәйрәмнәре», «Рус фольклоры», «Рус милли ризыклары» исемле бәйгеләрдә катнашты. «Аһ, беленнәре дә беленнәре» бәйгесендә катнашучылар тәкъдим иткән беленнәр исә Май чабу бәйрәме өстәленең төп бизәге булды. Кичәнең өлкәнрәк яшьтәге кунаклары төзелеп килүче шәһәр шартларында бу бәйрәмнең үз гаиләләрендә ничек итеп билгеләп үтелүен искә төшерде, яшьлектәге җырларын башкарды.

Кичәдә катнашучылар игътибарына аш-су әзерләү буенча китаплар һәм хатын-кызлар романнарыннан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Чара азагында бәйгеләргә нәтиҗә ясалды һәм күңел ачу программасының җиңүчеләре ачыкланды. Барлык катнашучыларга да кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: