«Янәшәдә яшәүче шагыйрьләр»: Сергей Камчадалов белән очрашу (12+)

5 мартта шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Янәшәдә яшәүче шагыйрьләр» дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырды. Кичәнең кунагы – шагыйрь, кинооператор һәм режиссер Сергей Иванович Пестрецов. Соңгы вакытларда ул Камчадалов псевдонимы астында чыгыш ясый.

IMG-20190305-WA0003
IMG-20190305-WA0008
IMG-20190305-WA0001

Чара башында 1987 елда УНИКА фестивалендә югары бәяләнгән «Горечь» документаль фильмы күрсәтелде. Аның режиссеры Сергей Камчадалов әлеге фильмның барлыкка килү тарихы, анда катнашучылар турында сөйләде.

Шулай ук автор-башкаручы буларак, С. Камчадалов тыңлаучылар игътибарына гитара аккомпанементы астында үз җырларын тәкъдим итте. Ул үзенең иң зур хыялы – җилкәнле каравелла төзеп, аның белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгу теләге белән уртаклашты.

Кичәдә лирик та, күңелле дә, моңсу да җырлар яңгырады. Тамашачы рәхмәт йөзеннән Сергей Камчадаловның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алды.

Чара азагында автор Бөек Ватан сугышы турындагы үз шигыренә язылган җырны башкарды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: