«Шигъриятнең тылсымлы мизгелләре» Шигъри кичә (18+)
18 апрельдә 3 нче санлы китапханәдә «Огонёк» клубы әгъзалары өчен «Шигъриятнең тылсымлы мизгелләре» исемле шигъри кичә узды. Шигърият ул дөньяга яңача карарга мәҗбүр итә, йөрәктә тулышкан хисләргә ургылып чыгарга мөмкинлек бирә. Кешенең яраткан шагыйре булмаска да мөмкин, әмма һәрберебезнең күңелен яулап алган шигыре булмыйча калмый. Очрашуда катнашучылар үзләре дә Г. Тукай, Һ. Такташ, Х. Туфан кебек танылган шагыйрьләр әсәрләрендәге яраткан юлларын укыды. Шулай ук җирле авторларыбыз К.Сибгатуллин, Р.Мөхияр, А.Суфияновлар да игътибардан читтә калмады. Кичәнең иң истә калырлык мизгеле китапханәбезнең даими укучысы Римма Садриеваның чыгышы булды. Ул үз иҗаты белән уртаклашып, лирик һәм патриотик шигырьләрен укыды. Чарага «Шигъри моңда илаһи серләр» китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Шигъри сүз белән очрашу укучыларыбыз күңелендә озак сакланыр, аларга дөнья матурлыгын тагын да ныграк тоярга, үзләренең эчке дөньяларын баетырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз. . |