«Каян килгән миңа наз» («Не знаю, где я нежности училась») шигъри сәгате (18+)

30 гыйнварда шәһәр Үзәк китапханәсенең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Ю. Друнина иҗаты буенча шигъри сәгать уздырды.

P1060989
Ю. Друнина
P1060994
P1060987
P1060986

Юлия Владимировна – фронт чоры шагыйрәсе. 17 яшендә Мәскәү мәктәпләренең берсен тәмамлап, күп кенә яшьтәшләреннән калышмыйча, 1941 елда үз теләге белән фронтка китә.

Очрашуда катнашучыларга Ю.Друнинаның «С тех вершин» автобиографик әсәреннән өзекне уку зур тәэсир ясады. Анда 1941 елда, авыр сынаулар үтеп, камалыштан чыгу вакыйгасы сурәтләнә. Друнина шәфкать туташы була, солдатларның тормышы өчен көрәшә, үз гомерен куркыныч астына куеп, аларны коткарып кала, ике тапкыр яралана. Шагыйрәнең окопларда ятып язган шигырьләре соңрак сугыш шигъриятенең барлык антологияләренә кертелә.

Я столько раз видала рукопашный,

Раз наяву. И сотни раз – во сне.

Кто говорит, что на войне не страшно,

Тот ничего не знает о войне.

Дистәләрчә еллар буена шагыйрә сугыш, солдатлар дуслыгы турында истәлекләрне саклап килә.

Шигырь сөючеләр Юлия Друнинаның «Я родом не из детства», «Солдатские будни», «Все грущу о шинели», «Работа», «Ты рядом» һәм башка шигырьләрен укыды.

Очрашу азагында катнашучылар шагыйрә иҗатының асылына төшенергә ярдәм итүче китап күргәзмәсе белән танышты.