«Театр безнең йөрәкләрдә» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (0+)

«ҮКС» МБУ 6 нчы санлы китапханәдә Театр елына багышланган «Театр безнең йөрәкләрдә» исемле шәһәркүләм рәсем һәм кул эшләре гаилә бәйгесе узды.

DSCN0944
DSCN0951
DSCN0946
DSCN0950
DSCN0937
DSCN0949
DSCN0948
DSCN0947
DSCN0940
DSCN0954
DSCN0953
DSCN0952

Бәйгедә 5 яшьтән алып 13 яшькәчә 17 бала катнашты. Алар – шәһәребезнең 3 мәктәбендә белем алучы һәм 1 балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар. Эшләр «Кул эше» һәм «Рәсем» номинацияләре буенча бәяләнде. Рәсемнәр акварель, карандаш, пастель кебек төрле техникада башкарылды; кул эшләре исә театр дөньясының кабатланмас һәм тере образын ачып салды: алар арасында Тукай геройлары да, оча торган балериналар белән сәхнә дә, 3 дуңгыз баласы һәм әнисе белән очрашу эзләп йөзеп баручы нәни мамонт та бар. Эшләрне жюри әгъзалары: 2 нче сәнгать мәктәбе укытучысы Алексеева В.В., 6 нчы санлы китапханәнең балалар бүлеге секторы мөдире Бикколова Г.Н., 6 нчы санлы китапханә мөдире Агалакова Е.В. бәяләде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча «Рәсем» номинациясендә 5–7 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр:

1 нче урын – Снимщикова София

2 нче урын – Чапчаков Әмир

«Рәсем» номинациясендә 8-10 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр:

1 нче урын – Улеева Елизавета

2 нче урын – Волкова Алинә

3 нче урын – Солтанова Диана

«Рәсем» номинациясендә 11-13 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр:

1 нче урын – Ишморатова Самира

2 нче урын – Кадырова Эльвина

3 нче урын – Гарифуллина Руслана

«Кул эше» номинациясендә 5-7 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр:

1 нче урын – Абдуллин Ислам

2 нче урын – Дементьева Кристина

3 нче урын – Плотникова Арина

«Кул эше» номинациясендә 8-10 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр:

1 нче урын – Хисаметдинов Степан

Давиденко Виктория

2 нче урын – Хохлов Арсений

3 нче урын – Казакова Дарья

Барлык катнашучыларга сертифкат тапшырылды. Дипломнар һәм сертификатлар электрон почталарга җибәрелде.

Бәйгедә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!

Белешмәләр өчен телефон: 54-53-30, электрон адрес: cbs_filial6@mail.ru

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: