«Китап – балаларның иң якын дусты» Шәһәркүләм селфи бәйгесе нәтиҗәләре билгеле (0+)

2
1

12 нче санлы татар китапханәсе 2019 елның 25 февраленнән 29 мартына кадәр «Китап – балаларның иң якын дусты» исемле балалар арасында шәһәркүләм селфи бәйгесе уздырды.

Эшләр «Яраткан китап белән селфи», «Мин китапханәдә», «Китапханәдә китап уку мизгелләре» номинацияләрендә бәяләнде. Бәйге Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уңаеннан үткәрелде. Шәһәрнең 22 балалар бакчасыннан һәм 16 мәктәбеннән 38 эш кабул ителде.

Бәйгенең максаты һәм бурычлары: Чаллы шәһәр китапханәләренә балаларны тарту, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, китапны рекламалауны оештыру. Бәйгенең җиңүчеләре:

«Яраткан китап белән селфи» номинациясендә:

3–6 яшь төркемендә

1 нче урын – Вәгыйзова Ясмилә (59 нчы санлы «Дружба» балалар бакчасы)

2 нче урын – Гыйләҗев  Инсаф (5 нче санлы «Теремок» балалар бакчасы)

3 нче урын – Имаметдинов Данияр (4 нче санлы «Веселинка» балалар бакчасы)

7–11 яшь төркемендә

1 нче урын – Пенькова Арина (34 нче мәктәп)

2 нче урын – Бәхтиева Илүзә (13 нче мәктәп)

3 нче урын – Шевнина Валерия, Рябова Яна, Ханова Самира (30 нче мәктәп)

«Мин китапханәдә» номинациясендә:

3–6 яшь төркемендә

1 нче урын – Воронин Роман (34 нче санлы «Золотая рыбка» балалар бакчасы)

2 нче урын – Дубинина Маша (34 нче санлы «Золотая рыбка» балалар бакчасы)

3 нче урын –  Хабибуллина Асылъяр (69 нчы санлы «Радуга» балалар бакчасы)

7–11 яшь төркемендә

1 нче урын – Сорокина Аделина (22 нче мәктәп)

2 нче урын – Титова Екатерина (48 нче мәктәп)

3 нче урын – Мардисламова Альмира (39 нчы мәктәп)

«Китапханәдә китап уку мизгелләре» номинациясендә:

3–6 яшь төркемендә

1 нче урын – 12 нче төркем эше (34 нче санлы «Золотая рыбка» балалар бакчасы)

2 нче урын – Петруня Арина (120 нче санлы «Ладушки» балалар бакчасы)

3 нче урын – Хәйбиева Азалия (4 нче санлы «Веселинка» балалар бакчасы)

7–11 яшь төркемендә

1 нче урын – Гыйбадуллин Рияз  (41 нче мәктәп)

2 нче урын – Мөхәмәтҗанов Инсаф (41 нче мәктәп)

3 нче урын – Кәлимуллин Рафаэль (3 нче мәктәп)

Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Калган барлык катнашучылар кызыксындыру призлары һәм электрон сертификатлар алды.

Катнашуыгыз өчен рәхмәт. Барыгызга да киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: