5 нче көн. «Җиһаннар авазы» юбилей күргәзмәсе ачылу тантанасы (6+)

15 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә, «Татарстан. Мәдәни хәзинәләр» РRO-төбәк проекты кысаларында, Татарстанның атказанган сәнгать әһеле Хәмзә Шәрипов җитәкчелегендәге «Тамга» рәссамнарның иҗат төркеме юбилей күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.

Открытие выставки 2
Открытие выставки 1
Открытие выставки 3
Отткрытие выставки

«Этник авангард» юнәлешендә төрле техникада башкарылган эшләр тәкъдим ителде. Төркем әгъзалары осталыкка ирешү серләре, илһам алу чыганаклары белән уртаклашты. Чарага кунак буларак атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре килде. Музыкант Лили Камскаяның чыгышы кичәне тагын да бизәде. 

Чараны «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе, «Челнинские известия» һәм «Бизнес-онлайн» газеталары яктыртты.

Күргәзмә 2020 елның 8 мартына кадәр эшләячәк. 
Рәхим итегез! Керү ирекле. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: