Төбәк рәссамнарының сәнгать күргәзмәсе (12+)

15 август көнне Үзәк китапханәнең Кече картиналар галереясында Татарстан Республикасы көне һәм Яр Чаллы шәһәре көненә багышланган «Халкымның күңел бизәкләре» исемле төбәк сәнгать күргәзмәсе ачылды.

20190815_164305
20190815_164233
20190815_162447
20190815_162440
20190815_161020
20190815_170817(1)

Анда Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Болгар һәм Тукай районыннан 14 яшь рәссамның сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Һәр рәссамның иҗаты үзенчәлекле, кабатланмас, эшләр төрле техникада башкарылган: рәсем сәнгате, графика, бактик, шәмаил, катнаш техника. Күргәзмәнең бер өлеше декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләреннән тора. Әмма аларны бер нәрсә берләштерә – тәкъдим ителгән эшләрнең барысында да милли колорит чагыла.

Галерея җитәкчесе Наилә Гыйльметдинованың сәламләү чыгышыннан соң, күргәзмәне оештыручы – рәссам, Тукай районы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ләйсән Салиховага сүз бирелде. Ул күргәзмәне оештыру идеясенең килеп чыгуы, аның тематикасы турында сөйләде, күп кенә эшләрне тәкъдим итте. Тамашачылар алдында шулай ук Кама аръягы яшь рәссамнарының иҗади берләшмәсе рәисе Марина Симонова, Тукай районы Балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина һәм күргәзмәдә катнашучы рәссамнар чыгыш ясады.
Күргәзмә ачылу тантанасында ТР Тукай районы Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының «Мирас» инструменталь ансамбле һәм «Гөсләкәй» фольклор ансамбле башкаруында татар җырлары һәм композицияләре яңгырады.

Күргәзмә 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: